Читать книгу Иж буенда кала эзләрем / Иж – моя колыбель - Чингиз Мусин - Страница 10

Гадәти серләр генә

Оглавление

Машиналар ашыгалар

Гүя куышкан кебек.

Асфальт юллар безгә табан

Үзе шуыша кебек.


Машиналар туктамыйлар,

Җилдереп оча гына.

Шофёр егет ашкынадыр

Сөйгәне кочагына.


Мин дә җилдердем яшьлектә,

Үрләдем үрләремне.

Тик онытмыйм сикәлтәле

Юлларда күргәнемне.


Юлда батып кала идем,

Юлларда куна идем.

Сөйгәнемә очып кына

Кайтырдай була идем.


Яшь чактагы яшел төсләр

Яшьлек буявы иде.

Юлларда түгел, күкләрдә

Очу хыялы иде.


Зәңгәр күккә меналмадым,

Җирдән аерылалмадым.

Туган җиремнең кадерен

Яши-яши аңладым.


Йөрәгемдә серләрем күп,

Гадәти серләр генә.

Инде шөкер имин генә

Гомерләр сөргәнемә.


Иж буенда кала эзләрем / Иж – моя колыбель

Подняться наверх