Читать книгу Иж буенда кала эзләрем / Иж – моя колыбель - Чингиз Мусин - Страница 9

Исте җилләр

Оглавление

Үсте гөлләр, исте җилләр,

Туктамый исте генә.

Исте дә барып бәрелде

Тәмәй тау өслегенә.


Бәрелде дә җиргә төште,

Гөлләрне җилгәрергә.

Тик шулай да нәрсә җитә

Туган як җилләренә?


Туган яклар аралады

Җилләрдән, давыллардан.

Зыялы бәндәләр чыкты

Без үскән авыллардан.


Иссен җилләр, тик шулай да

Булмасын исе генә.

Күңелемдә саф җилләрне

Үз итү хисе генә.


Искән җилләр иссен, әйдә,

Юлларын бүлмә генә.

Талгын җилләр дәва минем

Тынгысыз йөрәгемә.


Иж буенда кала эзләрем / Иж – моя колыбель

Подняться наверх