Читать книгу Иж буенда кала эзләрем / Иж – моя колыбель - Чингиз Мусин - Страница 19
Этләр холкы
ОглавлениеАвыл йоклый, баганада – утлар,
Караңгылык ындыр артында.
Ара-тирә этләр өргән тавыш
Ишетелеп куя якында.
Караңгы һәм нурсыз авылларның
Борынгысы булган, үткәне.
Һәр заманда шушы авылларны
Саклаганнар авыл этләре.
Авыл халкы өйдә эт асрамый,
Авыл эте бәйдә – урамда.
Һаулап өрә алар урамнарда,
Ят бәндәләр пәйда булганда.
Авыл агайлары эт асраган,
Эт ияртеп йөргән сунарга.
Ул заманда урман ешлыгының
Саф һавасы булган суларга.
Урманнар юк хәзер, заман йотты,
Калды аның фәкать тышлыгы.
Урманчылар аны сатып эчте,
Таладылар, каһәр төшкере.
Явыз этләр калаларда яши,
Каладагы купшы өйләрдә.
Хуҗа белән бер табактан ашый,
Ятып йоклый хәтфә келәмдә.
Ул өйләрне берүк әйләнеп уз,
Керә күрмә, эшең төшмәсә.
Күңелеңдә бетмәс җөе калыр,
Өйдә яткан этләр тешләсә.
Намус белән яшәп ятам кебек,
Шигырь язып гомер үткәрәм.
Этләрдән дә яман этлекләрне
Тоеп яшим инде күптәннән.
Берәр көчек капкастыннан чыгып
Өреп калса үтеп киткәндә,
Нишлисең бит, этләр холкы шундый,
Үпкәләмик әле этләргә.