Читать книгу Иж буенда кала эзләрем / Иж – моя колыбель - Чингиз Мусин - Страница 7

Яңа ел килә

Оглавление

Яңа ел килә, Яңа ел,

Төренеп бәсләр белән.

Сизелми дә үтә гомер

Мәшәкать, хәстәр белән.


Кыш бабай да юлга диеп

Чыккандыр куышыннан.

Күлләр туңды кышның хәтәр

Зәһәрле сулышыннан.


Яңа ел килә, Яңа ел,

Күңелләр нигә китек?

Каһәрле, шомлы заманда

Кайгыны уртак итик.


Рәнҗетү, җәберләүләргә

Калмасын иде урын.

Болай да хәтәр юл үтте

Безнең чор, безнең буын.


Нахакка үртәмик җанны,

Җаннар бит җәрәхәтле.

Шәфкатьлелектә генә бит

Тормышның бәрәкәте.


Шаулашып, гөрләшеп үтсен

Яңа ел кичәләре.

Рәтләнер дөнья, рәтләнер,

Рухыбыз исән әле.


Иж буенда кала эзләрем / Иж – моя колыбель

Подняться наверх