Читать книгу Иж буенда кала эзләрем / Иж – моя колыбель - Чингиз Мусин - Страница 15

Хатирәләр

Оглавление

Бик еракта калган хатирәләр

Әле дә искә төшә.

Күңел моңсулана, үткәннәргә

Һаман күчә-күчә.


Бүгенгенең үткән көнгә кадәр

Ерак аралары.

Яшь гомерен сагынып яшидер ул

Адәм балалары.


Күңелемне һаман сихерли күк

Тәүге гармун моңы.

Бик озын да, бик кыска да кебек,

И син гомер юлы.


Тойгыларны чикләп булмыйдыр ул,

Һаман кабатлана.

Сизелмәде гомер, бу тормышны

Шашып яратканга.


Тормыш баскычлары биек икән,

Биек, катлы-катлы.

Хатирәләр һаман кабатлана

Никтер бер-бер артлы.


Балачакның бармы соң әле ул

Сагынып сөйләрлеге.

Хатирәләр булып истә калган

Яшьлек юләрлеге.


Иж буенда кала эзләрем / Иж – моя колыбель

Подняться наверх