Читать книгу Иж буенда кала эзләрем / Иж – моя колыбель - Чингиз Мусин - Страница 14

Туфан дуска

Оглавление

Син милләтнең иҗат дәрьясында

Туфан суы булып калыктың.

Телен җуйган маңкорт арасында

Бер терәге булдың халыкның.


Остазым да булдың кирәк чакта,

Күп вакытта булдың киңәшчем.

Күңелеңдәге рухи байлыгыңны

Һәркемгә дә тигез өләштең.


Замандаш та, якын дус та идең,

Йолдыз булдың милләт күгендә.

Миңа булган изге хисләреңне

Әле дә саклыйм күңел түрендә.


Мөнбәрләргә мендең, киңәш бирдең,

Ялгышлардан сабак алырга.

Болгавырлы шушы заманада

Кешелекле булып калырга.


Безгәме соң сиңа тиңләшергә?

Син бит безнең алтын багана.

Милләтенең синдәй улы булган

Милләт кенә бөек санала.


Иж буенда кала эзләрем / Иж – моя колыбель

Подняться наверх