Читать книгу Иж буенда кала эзләрем / Иж – моя колыбель - Чингиз Мусин - Страница 2

Сабантуйлар килде туган якка

Оглавление

Милләтемдә төрле бәйрәмнәр бар,

Иң күркәме – Сабан туйлары.

Халкым күпме газап кичерсә дә,

Күңеленнән аны җуймады.


Бу – халкымның гүзәл тантанасы,

Бу – халкымның рухи бәйгесе.

Битарафлык йоккан күңелләрне

Бар бит әле бергә бәйлисе.


Җан җылысы, күңел сафлыгының

Саф алтынга тора бәясе.

Милли хисләр, шөкер, кире кайта,

Тик бар әле канат җәясе.


И тарихи гүзәл бу мизгелләр,

Имин генә еллар узмаган,

Язлар белән кошлар кайткан кебек,

Үз асылыбыз кайтыр берзаман.


Тормыш – сәер нәрсә, замананың

Уңай ягы була, киресе.

Без кунакка килдек җиргә ләса,

Безгә тигән кайсы өлеше?


Әле дә, шөкер, җаннар тутыкмаган,

Тутыгырга сәбәп булса да.

Кунак көтә бүген авылларда

Һәр ихата, һәрбер бусага.


Талгын кичтә берәү гармун суза,

Җыр-моңнарсыз бәйрәм буламы?!

Калалардан кайткан кунаклардан

Гөрләп тора авыл урамы.


Мәйданнарда – моңлы, сихри аһәң,

Ишетелә азан тавышы.

Милли кыйблабызга йөзе белән

Ага инде заман агышы.


Болытларны җилләр куып киткән,

Һәр тарафта алсу төс кенә.

Мәрхәмәтле кояш, таңнан торып,

Нурын сибә мәйдан өстенә.


Сабантуйлар газиз халкым өчен

Миллилеге белән кыйммәтле.

Мәйданнарда узган бу мизгелләр

Берләштерә кебек милләтне.


Иж буенда кала эзләрем / Иж – моя колыбель

Подняться наверх