Читать книгу Иж буенда кала эзләрем / Иж – моя колыбель - Чингиз Мусин - Страница 20

«Иж буенда күптән йөргәнем юк…»

Оглавление

Иж буенда күптән йөргәнем юк,

Анда гүя юллар өзелгән.

Бүген менә чыгып киттем әле

Төнлә йөргән болан эзеннән.


Без кичергән еллар кайтавазын

Гел кабатлап булмый тоташтан.

Тойгыларым шушы эзләр буйлап

Иж буена барып тоташкан.


Бездә генә кебек алсу таңнар,

Күксел томан, матур иртәләр

Күңел кылларымны чиртәләр дә

Балачакка алып китәләр.


Туган якта туып канатланган

Балачакны онытып буламы?

Замандашлар китте еракларга,

Бушап калды авыл урамы.


Төнлә йөргән җәнлек эзләреннән

Яр буйларын күпме айкадым,

Үткәндәге авыр тойгыларны

Йөгерек дулкыннарда чайкадым.

Яшьлегемә кире кайткан кебек,

Иж буйларын урап кайтамын.


Иж буенда кала эзләрем / Иж – моя колыбель

Подняться наверх