Читать книгу Иж буенда кала эзләрем / Иж – моя колыбель - Чингиз Мусин - Страница 11
Теләп алган язмыш
ОглавлениеАяз төндә йөзгән ялгыз айның
Тәрәзәгә төшә шәүләсе.
Агачлар да никтер шауламыйлар, –
Тынгылыкка чумган һәммәсе.
Кышкы юллар күренә тасма кебек,
Юлчылар да йөрми юлларда.
Ара-тирә этләр өргән тавыш
Ишетелеп куя урамда.
Авыл тынган. Тик бер-ике йортта
Ут пыскыган кебек учакта.
Сүлпән генә булып кызыл шәүлә
Күренгәләп китә кайчакта.
Авыл чите. Ялгыз калган бер йорт,
Тынгысызлык һәрбер төнендә.
Мескен ана, түгеп күз яшьләрен,
Ирен көтә монда бүген дә.
Кичен ата шактый кызып кайта,
Дусларына кергән, күрәсең.
Дусларгамы, әллә башкагамы,
Аның күңелен кайдан беләсең?
Ана аны көтә өзгәләнеп
(Балалары әле кечкенә).
Ә ул кайта төйнәп йодрыгын,
Җикеренеп алар өстенә.
Кимсетелгән тормыш иптәшенең
Күз карашын канлы яшь аша
Айнык килеш күрә иртә белән,
Ә кичендә инде башкача.
Үткәннәрен сөйләп, кайгы йөзе
Ай нурында күренә нурланып.
Тәрәзәдән кинәт күзен ала,
Ай нурыннан гүя хурланып.
Зөләйханың йөзе уйчанланды,
Улын төреп алды бишектән.
Олы кызын көйләп йоклатты да
Ашыгып чыгып китте ишектән.
Кечкенәсен кысып күкрәгенә
Көчсезләнде нечкә беләге.
Нечкә хисләр белән күңелендә
Әрнеп типте аның йөрәге.
Кимсенүдән йөрәк әрнегәнгә,
Курыкмыйча кышкы салкыннан,
Нарасые белән кара төндә
Эзләп китте аның артыннан.
Менә килеп җитте шикле йортка,
Тартылмыйча калган пәрдәләр.
Тезелешеп өстәл тирәсендә
Кыймылдыйлар исерек гәүдәләр.
Хатын-кызлар белән парлашканнар,
Искәндәре утыра арада.
Кайнар яше тамды Зөләйханың
Күкрәгенә кыскан балага.
Күз нурыдай күргән кечкенәсе
Төшеп китә язды кулыннан.
Нарасые кебек үкси-үкси,
Кире китте килгән юлыннан.
Бусагадан атлап алга узды,
Ай нурлары өйнең түрендә.
Өметсезлек баскан күзләренә
Ай да моңсу булып күренә.
Үткәннәре килде күңеленә,
Әрнеп куйды йөрәк ярасы.
Тынычлыкка чумган йорт эчендә
Мәет чыккан кебек ямансу.
Күз алдыннан чагылып китте аның
Ал чәчәктәй матур чаклары.
Ташкын кебек яшьлек көннәрендә
Алсуланып таңнар атканы.
Ана җаны тоя күңелендә
Нинди язмыш ишек какканын.
Ата кеше никтер яратмады
Зөләйханың малай тапканын.
Хак юлыннан язган бу бәдбәхет
Кеше диеп үзен саныймы?
Мендәр каплап томаларга куша
Бишектәге яткан сабыйны.
Шәфкать нуры булган аналарның
Кыргыйлыкка кулы барамы?
Ничек итеп буып үтерсен ул
Үзе тапкан газиз баланы?
Араларда инде өмет сүнгән,
Тәүге хисләр сүнеп суынган.
Балаларга ата булган кеше
Өйгә кайтмас булды соңыннан.
Көн артыннан көннәр агыла,
Үз ишеңә ишләр табыла.
Бер сөйрәлчек азгын хатын белән
Китеп барган үзбәк ягына.
Күпме еллар үтте, күз яшьләре кипте,
Ап-ак карлар яуды ишелеп.
Ата кеше шактый читтә йөреп
Кайтып какты болар ишеген.
Кышкы салкын иде, җилле иде,
Шауладылар агач башлары.
Өйалдында күпме таптанса да,
Аңа беркем ишек ачмады.
Соңгы гомерен ничек уздыргандыр,
Бу турыда беркем белмәде.
Малаена ядкяр булып килде
Киеп йөргән керле күлмәге.