Читать книгу Иж буенда кала эзләрем / Иж – моя колыбель - Чингиз Мусин - Страница 18

Киңәш

Оглавление

Шагыйрь булам дигән теләк

Теләк кенә.

Бу тылсымны тоя фәкать

Йөрәк кенә.

Теләк кенә җитми аңа,

Сәләт кирәк.

Бу икәүне кавыштырган

Сәгать кирәк.

Сәләт бит ул шагыйрь белән

Бергә туа.

Гомер буе аның белән

Бергә була.

Шагыйрь халкы яза шигырен

Төнлә белән.

Чын шигырьләр туа йөрәк

Түрләреннән.

Шигырь туа төн ешлыгы,

Таң алдыннан.

Йөрәкләрдә бөреләнгән

Яралгыдан.

Сандугач та басып сайрый

Талларына,

Илһамланып җәйнең алсу

Таңнарында.

Барча кошның үз авазы

Тумышыннан –

Шуңа күрә сандугачның

Моңы шуннан.

Янмаса йөрәгем шигырь

Утында,

И каләмем, бу гамәлгә

Тотынма!


Иж буенда кала эзләрем / Иж – моя колыбель

Подняться наверх