Читать книгу Иж буенда кала эзләрем / Иж – моя колыбель - Чингиз Мусин - Страница 16

Изге бурыч

Оглавление

Шагыйрегез булып калыйм,

Тик шагыйрь булып кына.

Кошлар булып сайрар идем

Талларга кунып кына.


Илһамланып яшим әле

Сезнең арада гына.

Шигырьләрем дәва булсын

Йөрәк яраларына.


Рухи дәва бүләк итү

Минем изге бурычым.

Өметләрне акламасам,

Шагыйрьлегем корысын.


Иж буенда кала эзләрем / Иж – моя колыбель

Подняться наверх