Читать книгу Иж буенда кала эзләрем / Иж – моя колыбель - Чингиз Мусин - Страница 13

«Төннәрендә уянам…»

Оглавление

Төннәрендә уянам,

Көннәр буе уйланам.

Бик тиз генә китмәм әле

Ошбу якты дөньядан.


Аласым юк инде югын,

Тик бераз бирәсем бар.

Бурычлардан азат булган

Көннәрне күрәсем бар.


Яланнарга барасым бар,

Печәннәр чабасым бар.

Гамәлдә сарыф кылырлык

Саулыкның чамасы бар.


Хислеләргә шигъри җептән

Келәмнәр тукыйсы бар.

Басмада нәшер ителгән

Юлларны укыйсы бар.


Кимсетелгән инсаннарны

Назлап иркәлисе бар.

Мәкерле, залим затларның

Юлын киртәлисе бар.


Ерак бабамнар таптаган

Юлларны үтәсе бар.

Тарих серләрен саклаган

Йомгакны сүтәсе бар.


Чәчкәннәрне урасы бар,

Әвеннәр корасы бар.

Булганына шөкер кылып,

Шатланып торасы бар.


Төшләргә кереп йөдәтә

Яшьлекнең яшел мәле.

Башкарасы эшләрем күп,

Димәк, мин яшим әле!


Иж буенда кала эзләрем / Иж – моя колыбель

Подняться наверх