Читать книгу Иж буенда кала эзләрем / Иж – моя колыбель - Чингиз Мусин - Страница 17

Хәлләремне сорамагыз

Оглавление

Хәлләремне сорамагыз,

Барыбер бит алдалыйм.

Әллә әйбәт, әллә начар,

Үз-үземне аңламыйм.


Төннәр буе җырлар язам,

Әллә нинди бәндә мин.

Аңламассыз бу мизгелдә,

Сез аңламас хәлдә мин.


Әле җанда сүтелмәгән

Билгесезлек йомгагы,

Йөрәгемне авырттыра

Татлы газап тулгагы.


Хәлләремне сорамагыз,

Минем хәлләр караңгы.

Менә тибәр, менә тибәр

Серле шигъри яралгы.


Иж буенда кала эзләрем / Иж – моя колыбель

Подняться наверх