Читать книгу Иж буенда кала эзләрем / Иж – моя колыбель - Чингиз Мусин - Страница 3
Кунаклар кайта каладан
ОглавлениеКунаклар кайта каладан,
Кайталар атна саен.
Купшыланып, көязләнеп
Кайталар кайткан саен.
Суык чакта җылы эзләп
Киткәннәр кайта урап.
Һич исәбе юк кунакның,
Өй саен тулы кунак.
Туган туфрагын сагынып,
Талпынып кайта кеше.
Кояшның тарту көче күк
Авылның тарту көче.
И гүзәл туган ягымның
Кичләре, иртәләре,
Ягымлы, назлы җилләрнең
Битләрдән иркәләве.
Һәр тарафта аңкый гүя
Ислемайның ислесе,
Һәр чәчәктә төрле төсләр,
Барча гөлнең үз төсе.
Уйнап йөри йомшак җилләр,
Һавалар җылы тора.
Уяна дәртле тойгылар,
Кайгылар онытыла.
Тоя микән бу ләззәтне
Каладан кайткан кунак.
Күңелкәен юатмыймы,
Бары хәл-әхвәл сорап.
Онытылмыйдыр туган якның
Йолдызлы, айлы киче.
Алдагы көнен уйламый,
Үткәнен уйлый кеше.
Кунаклар кайта каладан
Җәйләрен дә, кышын да.
Кайтсыннар иде китмәскә,
Калырга дип шушында.