Читать книгу Иж буенда кала эзләрем / Иж – моя колыбель - Чингиз Мусин - Страница 4

Шагыйрьләр килгән авылга

Оглавление

Шагыйрьләр килгән авылга,

Авылда бәйрәм киче.

Һәммәсен тарткан мәйданга

Шигырьнең сихри көче.


Туган җирләр, изге җирләр

Шигырьгә, җырга гашыйк.

Игенче күмә бөртекне,

Җыр белән бергә кушып.


Шагыйрьләр шигырь укыйлар,

Тулган ай йөзә көлеп,

Бу тылсымнан бөтен авыл

Тирбәлеп тора кебек.


Иж буенда кала эзләрем / Иж – моя колыбель

Подняться наверх