Читать книгу Иж буенда кала эзләрем / Иж – моя колыбель - Чингиз Мусин - Страница 5

Болын юлы

Оглавление

Болын юлы борылмалы,

Аңкып тора чәчәк исе.

Чык җемелди таңда, томан

Хушбуй бөркеп киткән төсле.


Болын юлы бигрәк матур,

Чәчәкләргә күмелгәнгә,

Эш кайнаган юл буйлары

Дәрт арттыра күңелләрдә.


Болын юлы борылмалы,

Борылып аккан елга кебек.

Һәр түмгәге таныш миңа,

Яшьтән шушы юлда йөреп.


Болын юлы борылмалы,

Карурманга алып бара.

Яшьлегеңне сагынганда,

Шул юлларны барып кара.


Иж буенда кала эзләрем / Иж – моя колыбель

Подняться наверх