Читать книгу Иж буенда кала эзләрем / Иж – моя колыбель - Чингиз Мусин - Страница 8

Сугыш кайтавазы

Оглавление

Яу кырына киткән егетләрнең

Сыкрап калды нигез-ниргәсе.

Кавышуларны көткән яшь кызларның

Сандыгында калды бирнәсе.


Аяз көнне гүя күк күкрәде,

Күкне телеп яшен яшьнәде.

Газизләрен көткән аналарның

Күзләреннән акты яшьләре.


Сөйгәннәрен көткән бик күпләрнең

Язмышларын томан каплады.

Күпләр кайтты сыңар аяк белән,

Ә күпләре кире кайтмады.


Давыл кубып килгән ул көннәргә

Күпме гомер инде узылган?!

Еллар имин, әнә ал таңнарга

Сабыйларның кулы сузылган.


Иж буенда кала эзләрем / Иж – моя колыбель

Подняться наверх