Читать книгу Иж буенда кала эзләрем / Иж – моя колыбель - Чингиз Мусин - Страница 6

«Биеккә, биеккә дәшә…»

Оглавление

Биеккә, биеккә дәшә

Канатлы хыялларым.

Мин бу җиргә, ахры, бер дә

Сокланып туялмамын.


Челтер-челтер чишмә ага

Таш-таулар арасыннан.

Күңелдә сагыш кузгала,

Юксынган бала сыман.


Мин кичә генә гүя бер

Дөньяны белгән бала.

Нигәдер сизелми үткән

Үрләргә менгән ара.


Табындым үрмә гөлләргә,

Сокландым гүзәлләргә.

Яшьлегем үтте үрләрдә,

Язмышым – үзәннәрдә.


Иж буенда кала эзләрем / Иж – моя колыбель

Подняться наверх