Читать книгу Иж буенда кала эзләрем / Иж – моя колыбель - Чингиз Мусин - Страница 12

Гөлдем тавы

Оглавление

Карлар эри, ташу басар,

Гөлдем тавы алалана.

Сизелми дә ага гомер

Бу тынгысыз заманада.


Гөлдем тавы күпне күргән,

Гөлдем ягы – изге урын.

Яшь наратлар тып-тын калып

Тыңлый кебек гасыр җырын.


Заманында бу якларга

Ябырылган дошман явы.

Дәверләрнең язмышына

Шаһит булган Гөлдем тавы.


Килер көннәр – кара пәрдә,

Тынамы соң заман шавы?

Манараны кискәндә дә

Сыкрагандыр Гөлдем тавы.


Гөлдем ягы яшел үзән,

Гасыр эзе үрләрендә.

Буыннарның фаҗигасе

Якташларның йөрәгендә.


Иж буенда кала эзләрем / Иж – моя колыбель

Подняться наверх