Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 45

Тугрылык
Сәер халәт

Оглавление

Берәр йомыш куш син миңа,

Әйтү белән йөгерермен.

Ут кичәрмен, тау үтәрмен,

Вакытына өлгерермен.

Йә мыскылла теләгәнчә,

Боерык бир тезләнергә.

Гарьләнсәм дә, син сизмәссең,

Шатлык торыр күзләремдә.

Җәзаларга фатиха бир,

Чеметсеннәр, тунасыннар.

Читкә генә куа күрмә…

Күз алдында кыйнасыннар.

Буйсынырга сиңа телим!

Тоясыңмы максатымны?

Мондый халәт сирәк була,

Ычкындырма форсатыңны…


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх