Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 55

Тугрылык
Ерак өй

Оглавление

Ертык болыт аша карый да ай,

Бакчагызны нурга тутыра.

Кура җиләкләре арасында

Песи кебек посып утырам.

Үтеп чыга алмас киңлек миңа

Коймаң белән өең арасы.

Бурыч гади – ятак тәрәзәңнең

Бер өлгесен барып кагасы.

Чыккан булыр идең ишетүгә,

Ният булса, хәйлә туачак.

Абыең бит өйдә… ул сизенсә,

Эт өстереп, арттан куачак.

Күтәрелгән килеш калды кулым.

Язмыш куды, читкә кителде.

Бүген барсам, усал абыеңнан

Курыкмас та идем шикелле.

Бакчагызда калды зары, моңы

Без җырлыйсы сөю көенең.

…Гомрем буе чиртәм тәрәзәсен

Барып җиталмаган өеңнең…


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх