Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 60

Тугрылык
Йорт казлары

Оглавление

Көзләр җитсә, кыр казлары

Җылы якка кузгалалар,

Йорт казлары карап кала,

Каңгылдашып сызланалар.

Ерак юллар тартадырмы –

Канат кагып талпыналар.

Калдырмагыз, дигән кебек,

Күккә таба омтылалар.

Тимерчыбык өзгәләнә,

Баганага бәреләләр.

Очу дәрте биләп алгач,

Хыялыйга әйләнәләр.

Ирекле тормыш шаукымы

Саклангандыр каннарында.

Онытылган киек чаклар

Уянадыр җаннарында.

Мәхәббәт – яз күбәләге –

Канат какса көзебездә,

Очалмаган йорт казлары

Охшап куя үзебезгә…


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх