Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 49
Тугрылык
Юлы бер генә
Оглавление– Миңа атап шигырь язмыйсың, – дип
Әйткәнең бар ничә мәртәбә.
И гүзәлем, бөтен кызларга да
Тәтеми шул андый мәртәбә.
Шигырь язу – хисләр көрәше ул,
Серне ачам, телмә бәгырьне:
Шигырь туар, үзең горур калып
Тезләндерә алсаң шагыйрьне…