Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 48

Тугрылык
Очрашу

Оглавление

Таныш чалымнар күреп сискәндем,

Ваемсыз гына барган чагымда.

Син идең ич ул, моңсу карашлы,

Басып торучы юллар чатында.

Күпме чордашның кисеп өметен,

Сез бит икәүләп киткән идегез.

Гафу италмам ялгыз калдырса,

Нигә берүзең, кая берегез?

Туктап сорарга көчем җитмәде.

Тын гына карыйм синең ягыңа.

Күңел түрендә синең урынны

Алган яр иде минем янымда…


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх