Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 63

Тугрылык
Үкенечкә

Оглавление

Син качарга миннән тиеш идең,

Ялкынга бит кердең күрәләтә.

Охшап калдың уттан киталмаган,

Канатлары көйгән күбәләккә.

Мин дә сүндем сине кызганудан,

Очрашырга безгә ярамаган.

Син күбәләк булдың очалмаган,

Мин – бер учак, дөрләп яналмаган.


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх