Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 47

Тугрылык
Булмый икән…

Оглавление

Менә тагын узып китеп барам,

Уңда кала сезгә борылыш.

Теләсәм дә барып күрә алмыйм,

Мәрхәмәтсез икән бу тормыш.

Очып каршы чыгар идең, беләм,

Якты йөзең, чәең буласын.

Нинди көчләр соң ул бер-берсеннән

Читкә куа адәм баласын?

Бергә булсак, олы яратуның

Белер идек тә бит кадерен.

Чит берәүгә чыккан жирәбәнең

Чабып йөрим түләп әҗерен.

Менә тагын туры китеп бардым,

Артта калды сезнең борылыш.

…Язмыш дигән юлның юнәлешен

Боза алмый икән бу тормыш…


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх