Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 54

Тугрылык
Күрәзәче булмасам да

Оглавление

Мин әйткәннәр сиңа килеп бара:

Ялгышасың, дидем – ялгыштың.

Нәтиҗәсен әнә күреп торам:

Күзләреңнән ага сагыш-моң.

Барма, дигәндә дә тыңламадың,

Күрәчәгең тартты – ашкындың.

Бер йомычка булдың уртасында

Үкенечләр тулы ташкынның.

Кире кайт, дип, күпме үгетләдем,

Колак салмый үттең – тискәре.

Ә үзеңне тормыш чоңгыллары

Алып кереп китте эчкәре.

Кисәттем бит юкса, ә бит үзем

Күрәзәче булып тумаган.

…Мәхәббәттән качып бәхет тапкан

Кеше әле җирдә булмаган…


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх