Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 64

Тугрылык
«Сөю кайчан көчле булган?..»

Оглавление

Сөю кайчан көчле булган?

Элеккерәк замандамы?

Әллә гел бер хәлдә тора,

Шул көенчә һаман дамы?


Алай дисәң, мәгъшуканың

Очраса да маһирлары,

Табып булмый инде хәзер

Зөһрәләрне, Таһирларны.


Бик борынгы чорда калган

Дәрт кабызган серле көче.

Юккамыни мәхәббәтнең

Иң татлысы – беренчесе.


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх