Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 50

Тугрылык
Карурман яктысы

Оглавление

Алып китим әле сине

Карурман якка табан.

Шау-шу тулы дөньясыннан

Алҗыдым, ардым тәмам.

Аулак җирдә кала алсак

Икәүдән-икәү генә,

Бер ял итеп алыр идем,

Баш куеп итәгеңә.

Күбәләкләр канат җилпеп

Куанып йөрер иде.

Син күбәләк кызы булып,

Төшемә керер идең.

Җиңеләеп калырмын күк,

Җиденче күккә җитеп.

…Авыраеп басып торам,

Синең җавапны көтеп.

Әйдә, алып китим әле

Карурман якка табан –

Бәхетле якка табан…


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх