Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 59

Тугрылык
Кәгазь калынлык кына

Оглавление

Күкрәк аша пуля тишеп үткән,

Бабай исән, хәйран калырлык.

Йөрәк читен ертып узалмаган –

Ара калган кәгазь калынлык.

Сугыш арты еллар искә төшә,

Сирәк тиде татлы кабымлык.

Әй ул ипекәйнең тәмлелеге,

Ак май яксаң кәгазь калынлык…

Язмышларны шул да хәл итә шул,

Яшьлек узды, әйдә, кагылмыйк:

Бербөтен үк була алмадык ич –

Ара калды кәгазь калынлык…


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх