Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 46

Тугрылык
Шул көннән соң

Оглавление

Пыскып яткан учак идем,

Коры утын киттең салып.

Ялкынланып, дөрләп янам

Сине күргән көннән алып.

Качып китимме соң әллә,

Мөлкәтемне, илне ташлап?

Ни акыллы, ни җүләр мин

Сине күргән көннән башлап.

Иртә картайганны күреп,

Әллә Тәңре юри бирде?

Яңабаштан егет ич мин

Сине күргән көннән бирле…


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх