Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 61

Тугрылык
Үземчә яратам

Оглавление

Һәрбер кеше шәхес, кабатланмас,

Тик үзенчә сөя, ярата.

Чагыштыра күрмә, ялгышырсың,

Шәфкатьле бул миңа карата.

Омтылышым, бәлки, күпкә кимдер,

Ә кем белә, бәлки, артык та.

Башкаларга мин бик охшамаган,

Битәрләргә берүк ашыкма.

Үземә бертөсле холык миндә,

Аңламассың бераз түзмичә.

Яшәргә тырышам кеше төсле,

Яратырга, ләкин үземчә.


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх