Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 51

Тугрылык
Курку

Оглавление

Мавыгу да түгел, саташу да,

Мин яраттым сине чын-чынлап.

Дога ятлап барган дәрвиш сыман,

Исемеңне йөрим пышылдап.

Яшерепләр калып булыр микән?

Инде чынлап шүрли башладым.

…Кеше барда ялгыш, онытылып,

Кемлегеңне әйтеп ташлармын…


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх