Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 53

Тугрылык
Бозыклык

Оглавление

Бозыклыкка керми лә ул

Минем сиңа тартылу.

Татлы җылы тоеп яшим

Чакырымнар аркылы.

Нигә шуны белә торып,

Сирәк килә хәбәрең?

Талы сынган сандугач күк

Була кайчак хәлләрем.

Куначасыз күңел китек,

Җыр башлауда кызык юк.

Яраттырып, һаваландың…

Менә шул чын бозыклык.


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх