Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 56
Тугрылык
Сафлану
ОглавлениеТынычландыр әле мине,
Чәчләремә кагыл тагын.
Искә төшер гомеремнең
Гөлләргә тиң матур чагын.
Зиһенемне томалап куй
Назлы, татлы сүзләр белән.
Йоклап яткан тойгыларым
Уянсыннар берәм-берәм.
Күбәләккә әйләнсеннәр,
Уйнасыннар… үзем тыныйм.
Өр-яңа бер кеше итеп
Сафландырыр җылы тының.