Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 57

Тугрылык
«Сезме соң бу…»

Оглавление

Сезме соң бу, яшьлегемдә

Төн йокымны алган гүзәл?

Бу күзләргә ул елларда

Багышладым күпме газәл,

Һәр карашы хисләремне

Үтә иде чагып, өтеп.

Куырылып йомылсам да,

Ала идем теләп, көтеп.

Очраштык та… ник тырышып

Күзегездән эзлим юкны?

Очкын сүнгән… карый бары

Миннән сезгә күчкән йокы.


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх