Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 62

Тугрылык
Йә яратам, йә күралмыйм

Оглавление

Урталык юк минем өчен,

Аумакайны җенем сөйми.

Телемә дә гел үпкәм юк,

Ни уйласам, шуны сөйли.

Кыска әйтсәк, йөрәгемне

Урталайга һич бүлалмыйм.

Ике йөзем булмаган күк,

Йә яратам, йә күралмыйм.


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх