Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 58

Тугрылык
Сиңа җиңелдер дә

Оглавление

Юлларыңа бүтән чыкмам инде,

Сорауларым белән борчымам.

Аңлаешлы итеп әйттең бүген:

– Килмә, – дидең, – бүтән каршыма.

Җимерелеп төште күктән болыт,

Күчәреннән җирем ычкынды.

Ишетмәдең генә, күңелемнән:

– Ялгышасың! – диеп кычкырдым.

Син үзеңне күптән күндергәнсең,

Мин нишләрмен тынгы тапмасам?

…Шунда гына сине онытырмын –

Тибүеннән йөрәк туктаса…


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх