Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 52
Тугрылык
Нурың күзләремдә
ОглавлениеЯшем чыкмый, әмма үзем
Юл буена кайтам елап.
Бергә булган мизгелләрнең
Бөртегенә кадәр уйлап.
Нинди назлар кичергәнбез? –
Ул чакларда тойдык микән?
Юктыр, юктыр: сөю – сукыр,
Күп нәрсәне күрми икән.
Күрә белсә, безне болай
Бичаралар итмәс иде.
Сине – миннән, мине синнән
Читкә алып китмәс иде.
Үзебез дә саташканбыз,
Ике күзле була торып.
Бәхет даулап маташабыз,
Ике аерым дөнья корып.
Сине күрдем… мохитеңнән
Ала гына алмыйм йолып.
Озаккарак калсын нурың,
Күзләремне барам йомып…