Читать книгу Олы китап. Шигырьләр. Том 2. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 10
Яз җыры
ОглавлениеКүпме җырлар язны мактаганнар,
Яз турында кемнәр язмаган,
Язлар сүзен күпме кабатлапта,
Ул сүзләрдән туя алмаган.
Кабатлана… җиhан уяна,
Сабый керә тәүге язларга…
Үсеп килә тагы яңа буын,
Мохтаҗ булып тәүге назларга.
Җылы кояшында яз аеның,
Бөреләнә яңа яшеллек.
Күрә алып олы матурлыкны,
«Бәхетле чак» – диеп дәшәрлек.
Язларда бит кеше матурлана,
Күңелләре аның пакьлана.
Яшәү өчен яңа көч табыла,
Яңа җәйләр шулай башлана…
Яз айлары никтер якын шулай,
Яз аенда әллә туганга…
Җылы кояш ныграк караганга,
Җылы хисләр күбрәк булганга.