Читать книгу Олы китап. Шигырьләр. Том 2. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 7
Рәхәт чак
ОглавлениеРәхәттә чаклар булган икән,
Күмелеп яшәу бетмәс хыялга.
Күңелләргә килә пакьлану,
Ул вакытны уйлап куямда…
Төтен чыккан вакыт торбалардан,
Ап ак кышның салкын иртәсе.
Теләк туа хәтер яңарганда,
Уйлар белән шунда китәсе.
Мич җылысы иртән торуларга,
Май чыжлаган тавыш табада.
Тышта чакыралар мал-туарлар,
Таңның исе шулай тарала.
Салкын көнне карның шыгырдавы,
Адымнарның килә тавышы.
Уку булмый калса суык булып,
Урам тулы бала тавышы…
Вакытларның үзе матурлыгы,
Бала вакыт кире чакыра.
Буйсына алмыйм инде хыялларга,
Чыгып басмыйм юллар чатына.