Читать книгу Олы китап. Шигырьләр. Том 2. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 12

Туганлык

Оглавление

Очрашулар дуслашулар була,

Бергә яшәп күрше булабыз.

Сайлап булмый туганнарны гына,

Гoмерлеккә туган булабыз.


Берсе ерак, берсе якынырак,

Яшәүләрдә төрле җирләрдә.

Искә төшә тормыш барышында,

Шатлык яки кайгы килгәндә.


Сәләм диеп, хәл белешеп алып,

Савап – гaмәл эшли аласың.

Гади генә булган сүзләрдән,

Үзең өчен мәгънә табасың.


Туганлыкның жебе шикелле,

Очрашулар – hәрбер күрешү.

Вакыт табу, гомер агышында,

Сәбәп көтми, сәләм бирешү.


Вакыт үтә, барысы үзгәрә,

Ә туганнар кала барыбер…

Нәсел җебе белән бәйләнгәннең,

Күпләренең hаман каны бер..


Ул җепләрнең бүген ныклыгы,

Алгы буыннарга таяныч.

Туганлаклар начар сакланса,

Безнең буын өчен аяныч…

Олы китап. Шигырьләр. Том 2. Стихи

Подняться наверх