Читать книгу Олы китап. Шигырьләр. Том 2. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 8
Тырышам
ОглавлениеТырышам мин ашыкмаска,
Кая дип ашыгырга.
Яшәп калырга кирәк дип,
Гaдәт юк ашынырга.
Үткән юлларга карыймда,
Ашыкканда булганмын.
Ашыгыпта ашыкмыйда —
Шул юлларны узганмын.
Кешеләрне генә түгел,
Үзеңнедә …алдапта.
Барысында тапшырабыз,
Барыбер бер Аллаhkа..
Гөнаh түгел гомер итү,
Яшәүләргә омтылып…
Хисапларны ясау кирәк,
Калмасыннар онытылып…
Үткәннәрне, киләчәкне,
Кирәктер чамаларга.
Догаларны кылыргада
Вакытлар таба алырга.