Читать книгу Олы китап. Шигырьләр. Том 2. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 11
Мәрхүмнәргә…
ОглавлениеМәрхүмнәргә кайтчы диеп әйтмә,
Юксынулар тирән булсада.
Вакыт үткәч үкенүләр белән,
Күңелләрең ашып тулсада.
Кая булдың бергә булган чакта,
Кайда булды синең уйларың.
Аерылуга әллә ышанмадың,
Яшәү мәңге диеп уйладың.
Кемгә кирәк синең чәчәкләрең,
Сусап ятса мәрхүм догага.
Нигә аны кире чакырырга,
Чәчәк әллә дога кыла ала.
Хөрмәт күрми китә бу дөньядан,
Догалар юк hаман мәрхүмгә.
Кешеләрнең кылган изгелеге
Дога булып кайтсын hәркемгә.
Китәрбездә шулай онытылырбыз,
Үзебездә шундый булганга.
Аллаh ярдәменә мохтаҗлар без…
Ярдәм итәр, дога кылганда.