Читать книгу Олы китап. Шигырьләр. Том 2. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 6
Сабырлык
ОглавлениеЮгалтулар була олы кайгы…
Кеше китсә безнең арадан.
Ул аналар ничек түзә икән,
Аерылганда гәзиз баладан.
Елап кына тынычланып булмый,
Күңел генә бераз бушана.
Сынауларның шундыеда килә,
Кеше түзә, ниләр булсада.
Аерылганда гoмер кадерләнә,
Кушылганда күңел шатлана…
Югалтулар акрын онытыла,
Гади тормыш тагы башлана.
Язмыш дибез гoмер агышын…
Күрәчәкне, инде күргәнне.
Без эшләргә тиешедә шактый,
Эшли алсак әле белгәнне.
Җилләр екса, җилдә гаеп мени,
Басып тора алмасак җилләрдә.
Сынаулары булар, сабыр булыйк,
Яшәүләрне биргәч җирләрдә.