Читать книгу Олы китап. Шигырьләр. Том 2. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 4
Гомер озынлыгы
ОглавлениеАңлау гына гомер кыскалыгын,
Бераз гына безне айныта.
Нык җигелеп тормыш арбасына,
Тугарылып булмый аерыпта…
Сынау диеп дөнья куа, куа,
Билгесез юл – кая барганда…
Адашулар бары аңлашыла,
Юллар бетеп туктап калганда…
Әрәм үтә күпме гомер юлы,
Авыр була, кайчак аңларга…
Язылганны шулай боза, боза,
Үз үзеңне нигә алдарга…
Нигә кирәк, соңнан акланулар,
Узган эшкә инде салават…
Тиешләрен эшлидә алмагач,
Нигә кирәк диван-корават…
Тырышулар тыелганны эшләп,
Көтүләрдән файда саваплар.
Сәләменә карап сәләм булыр,
Көтү дөрес шундый җаваплар…
Белгәннәрне эшли алу кирәк,
Белмәгән бит шикле санала…
Җимеш бирә, җимеш агачлары,
Исле гөлдән исләр тарала…