Читать книгу Олы китап. Шигырьләр. Том 2. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 15

Исемнәр

Оглавление

Исемнәр, булалар төрлечә.

Кайвакыт кушыла, белмичә.

Әйтергә кайчакта уңайсыз,

Булганга мәгьнәсе бер ничә.


Исем ул асылын аңлата,

Кешенең, әйбернең, җисемнең.

Бернинди бәйләнеш булмаса,

Кешегә кушылган исемнең…


Исемсез шикелле калалар,

Чит булган исемнәр кушканда.

Кошларны кош итә канатлар,

Кагынып күкләрдә очканга.


Исемнәр канат ул, тормышта,

Исемдә бәйләнеш күңелгә.

Туганнан, иртәгә, бүгендә…

Шул исем озата гoмердә..


Олы китап. Шигырьләр. Том 2. Стихи

Подняться наверх