Читать книгу Олы китап. Шигырьләр. Том 2. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 5

Язлар

Оглавление

Яз турында язмый була мени,

Күңелләрдә туган фикерне.

Яңа өмет туар киләчәккә,

Язлар җиткәч туа бит инде.


Кабат җиhан көтә матурлану,

Җылы җилләр, җылы кояшы.

Кеше күңелләре актарыла,

Язлардан юк мәңге туясы.


Уянгандай озак йокыдан соң,

Хәрәкәткә килә бар тараф.

Хозурлану өчен җитә ала,

Күтәрелеп күккә бер карап


Яшелләнгән чакта бар тәбигать,

Яңаргандай була күңелдә.

Үтеп китте карлы кышларыда,

Язлар белән бергә бүгенгә.


Тагын бер яз менә насыйп булды,

Тагын бер яз безгә өстәлде.

Искә төшереп тагы бер кат,

Кайда туып кайда үскәнне.

Олы китап. Шигырьләр. Том 2. Стихи

Подняться наверх