Читать книгу Олы китап. Шигырьләр. Том 2. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 2
Нәүрүз
ОглавлениеҮзебезчә яңа ел башланды,
Урамнарда Нәүрүз бәйрәме.
Чит бәйрәмне каты үткәреп,
Без онытмыйк аны әйдәле.
Үз бәйрәмең, халкың динең, телең,
Онытырга синең хакың юк.
Кеше арбасында, җырлап яшәп,
Үзеңнеке өчен вакытың юк.
Үз халыңы әгәр яратмасаң,
Бәйрәмнәрне хөрмәт итмәсәң…
Яшәү мәгънәсен югалтабыз,
Үз халыкыңа хезмәт итмәсәң.
Башкаларга хөрмәт булсада,
Үзеңнекен hичтә онытма.
Туган илен кеше уйлаган бит,
Дошман арасында булып та…