Читать книгу Олы китап. Шигырьләр. Том 2. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 20
…исле гөл кебек
ОглавлениеТуган авыл исле гөлләр кебек
Булса әгәр сулар сибүче…
Ничек микән анда хәлләр диеп,
Сирәк- мирәк кайтып килүче…
Күпме «кошлар» моннан очып киткән,
Карарга иде бергә җыелып…
Тезелешеп дуслар, туганнар,
Басып бер берсенә сыенып…
Кермәс иде картлык төседә,
Үсәр иде авыл яңадан…
Гәебеңне таный алсаң гына,
Кайткан чакта монда калада…
Киттеләрдә оныттылар кебек,
Олы кунак кына шикелле…
Хәтерләрне әгәр юшкын басса,
Кирегә юл ябык бит инде…